Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Иделдә батып үлгән 62 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапканнар

Татарстанда Иделдә батып үлгән 62 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапканнар

https://tnv.ru

01 Август 2024, 15:35

32

0

Татарстанда Иделдә батып үлгән 62 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапканнар
Татарстанның Лаеш районында Иделдә көймәдән төшкән 62 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапканнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ир-атны Орел авылы янында ике көн буе эзләгәннәр. Водолазлар барлыгы 12 000 квадрат метрны тикшергәннәр.

Һәлак булучының гәүдәсе ярдан 50 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә табылган. Билгеләп үтелгәнчә, ир-атта коткару жилеты булмаган. Аны дулкын бәреп төшерергә мөмкин, ул ярга барып җитә алмаган.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров