Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр әзерлиләр

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр әзерлиләр

https://tnv.ru

01 Август 2024, 17:55

33

0

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр әзерлиләр
Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр (мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр) әзерли. Бу идея очраклы гына тумаган, дип яза «Татар-информ».

Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин сүзләренчә, Химиклар урамы, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм пунктыннан файдалы үләннәр җыюны сораганнар. «Безгә шалтыратып, бервакыт кемнеңдер солдатларга мәтрүшкә җибәрүен әйттеләр. Хәзер яңадан җибәрегез дигәннәр, аны бик яраталар икән. Бездә ул күп үсә. Бу эш акча сорамый, бары тик вакыт кына кирәк», - диде Айрат Гарифуллин.

Үләнне көн саен җыялар. Соңыннан аны җирле Мәдәният йортында таратып киптерәләр. Түбән Уратма авылы хуҗабикәләре солдатлар өчен чәкчәк тә әзерли.

Исегезгә төшерәбез, 1 августтан Татарстанда Оборона министрлыгы белән килешү төзүче гражданнар 1 млн 705 мең сумга кадәр акча ала алачак. Түләүләр күләменең артуы РФ Президенты Владимир Путинның СВОда катнашучу өчен 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзиячәк хәрбиләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү турындагы яңа указы белән бәйле.

Фото: tatar-inform.tatar

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров