https://tnv.ru
07 Август 2024, 10:27
70
0
2024 ел башыннан Татарстан башкаласында җәяүлеләр катнашында 218 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 221 кеше җәрәхәтләр алган, тагын 5 кеше һәлак булган. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Казанда бер ел эчендә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 40 очракка, үлүчеләр саны - 5кә, ә зыян күрүчеләр саны 33кә кимегән.
29 июльдән 7 августка кадәр Казанда «җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза. Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән машина йөртүчеләргә һәм кагыйдә бозган җәяүлеләргә аерым игътибар бирелә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0