Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда СВО зонасында һәлак булган Илсур Якупов белән хушлаштылар

Татарстанда СВО зонасында һәлак булган Илсур Якупов белән хушлаштылар

https://tnv.ru

08 Август 2024, 13:53

879

0

Татарстанның Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында СВО зонасында һәлак булган Илсур Якуповны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта "Яңа Чишмә хәбәрләре" яза.

Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, район учреждениеләре хезмәткәрләре җыелган. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов Илсурның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул көрәшченең исеме туган мәктәбендә мәңгеләштереләчәк, дип билгеләп үткән.

Илсур Якупов 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. «Хәрби батырлык өчен» һәм «СВО катнашучысы» медальләре белән бүләкләнгән. 8 августта Илсурның әти-әнисенә "Батырлык" ордены тапшырыла.

Фото: novoshishminsk.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар