Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлы СВОда алгы сызыкта яраланучыларга ярдә итә

Татарстанлы СВОда алгы сызыкта яраланучыларга ярдә итә

https://tnv.ru

08 Август 2024, 17:51

225

0

Хәзер ул ялга кайткан.

Татарстанның Әлки районы Югары Колчура авылыннан 23 яшьлек хәрби хезмәткәр Дмитрий Самарин 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә чакырылган. Ул хәзер кыска вакытлы ялга кайтты, дип яза «Әлки хәбәрләре» басмасы.

Дмитрий Херсон юнәлешендә хезмәт итә. Ул яралыларга беренче ярдәм күрсәтә. Хәрби дистәләгән яралыга ярдәм итте, һәм үлемнән коткарган.

"Алгы сызыкта безгә яралыларны аларның хезмәттәшләре китерә. Без, ике-өч санитар, ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Шуннан соң солдатларны госпитальгә озаталар. Аеруча катлаулы хәлләр белән без әлегә очрашмадык", - дип сөйли Дмитрий.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/407686-makhsus-kh-rbi-operatsiyad-katnashuchy-batyr-yaktashybyz-ta...

Фото: alki-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар