Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итеп була?

Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итеп була?

https://tnv.ru

09 Август 2024, 17:32

750

0

Бу көннәрдә бөтен ил халкы Украина кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән Курск өлкәсенә ярдәм итә. Гуманитар йөк җыюга Татарстан халкы бик актив рәвештә кушылды.

«Яшь гвардия» оешмасы Казан үзәгендә - Жуковский урамында пункт ачкан. Анда ярты көн дигәндә, 1 тоннага якын кирәк-ярак китергәннәр. Республика халкы, эшмәкәрләр, мәгариф оешмалары ярдәм итә. Бездә яшәүчеләр Курски халкы фаҗигасын үзләренекедәй күрә, шуңа читтә калмады.

Белгород, Ростовтан беренче гуманитар йөк кәрваннары кузгалган. Мәскәү, Санкт-Петербургтан табиблар бригадасы җибәрелгән. Орел өлкәсе Курсктан эвакуацияләнгән халыкны сыендырган. Татарстанда булышам дисәң, кая мөрәҗәгать итәргә? Моны Инзилә Хөсәенова белеп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар