Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш районында Мишә елгасы өстендә «черкиләр өермәсе» барлыкка килгән

Лаеш районында Мишә елгасы өстендә «черкиләр өермәсе» барлыкка килгән

https://tnv.ru

12 Август 2024, 10:41

Лаеш районында Мишә елгасы өстендә «черкиләр өермәсе» барлыкка килгән. Башта халык аны, умарта күче очып бара дип уйлый. Әмма бу башка бөҗәкләр булып чыга.

Алар җил агымы белән очып барганнар. Күптән түгел күрше Башкортстанда да шундый хәл кабатлана. Галимнәр моны бик сирәк күренеш дип атый. Гадәттә, черкиләр көндез алай җыелмый.

Мондый өерләр Көнбатыш Нил бизгәге таралуына сәбәпче була аламы? Быел бу авыруны 15 кешедә ачыкладылар. Белгечләр «черкиләр өермәсе» күренешен ничек аңлата? Теманы Лиана Бәхтиева дәвам итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар