Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Гидрометеорология идарәсе белгечләре кисәтү чыгарды

Татарстан Гидрометеорология идарәсе белгечләре кисәтү чыгарды

https://tnv.ru

13 Август 2024, 16:14

1837

0

Татарстан Гидрометеорология идарәсе белгечләре кисәтү чыгарды
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре якынлашып килүче яшен һәм көчле җил турында чираттагы кисәтү ясадылар.

«2024 елның 14 августында көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән яшенле яңгырлар һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә", - диелә ведомство хәбәрендә.

Алдагы төндә республикада һава температурасы +9..+14 градуска җитәчәк дип саный. Көндез +16..+21 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +11..+13 градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +18..+20 градус көтелә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров