Онлайн трансляция

Свернуть

Зәйдә яшь футболчылар махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очраштылар

Зәйдә яшь футболчылар махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очраштылар

https://tnv.ru

15 Август 2024, 14:41

14 августта Зәйнең «Энергия» стадионында 2013 елгы малайлар командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә матч узды. Футбол мәйданында Зәйдән «Барс» һәм Әлмәттән «СШ-3» командалары очрашты, дип яза "Зәй-информ".

Матчны ачу тантанасына махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете дә килә. Ул яшь футболчыларны сәламләп, аларга уңышлар теләгән. Хәрби үзе дә элек Зәйнең футбол буенча җыелма команда составында уйнаган һәм Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларында катнашкан.

Матчта катнашуы өчен рәхмәт йөзеннән балалар аңа футбол тубы бүләк иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: zainsk-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар