Онлайн трансляция

Свернуть

Курск өлкәсенә Татарстан гуманитар ярдәме бер көн эчендә барып җитте

Курск өлкәсенә Татарстан гуманитар ярдәме бер көн эчендә барып җитте

https://tnv.ru

16 Август 2024, 16:35

33

0

Курск өлкәсенә Татарстан гуманитар ярдәме бер көн эчендә барып җитте
Татарстанның гуманитар ярдәме Курск өлкәсенә тәүлек эчендә барып җитте. ТНВ ТР гуманитар колоннасын озата бара. Машина йөртүчеләр һәм делегация 1 230 чакрымны бер сулышта, ял итмичә барып җиттеләр.


Бушату өч урында башкарылган. Төзелеш материалларын төнлә үк торак пунктларга ташыганнар, анда ул зыян күргән халык ихтыяҗлары өчен кулланылачак.

Азык-төлек, су, шәхси гигиена чаралары, микродулкынлы мичләр һәм суыткычлар кебек көнкүреш техникасы вакытлыча урнаштыру пунктлары янындагы складларга урнаштырылган.

Монда балалар, хатын-кызлар, пенсионерлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җомга көнне үк Казаннан тагын берничә йөк машинасы китте. Һәм әлеге колонналар даими рәвештә җибәреләчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров