Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Кайбычта махсус операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә

Иртәгә Кайбычта махсус операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә

https://tnv.ru

19 Август 2024, 17:20

22

0

Иртәгә Кайбычта махсус операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә
20 август 8:00 сәгатьтә, СВОдагы егетләребезгә ярдәм итү максатында, Кайбычның "Салават күпере" спорт комплексында токмач кисү, пакетларга үлән чәе тутыру, чәкчәк һәм баллы торт пешерү оештырыла.

Ризыкларны әзерләү өчен он, йомырка, бал, шикәр комы кирәк булачак. Үлән чәе әзерләү өчен кипкән үләннәр кирәк. Токмач, чәкчәк, үлән чәен өйдә әзерләп китерергә дә мөмкин, дип хәбәр итә "Кайбыч таңнары" газетасы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: kaibicy.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров