https://tnv.ru
20 Август 2024, 10:51
1123
0
Татарстанның Арча районы Чулпан авылында яшәүче Хәмзә Мусин махсус хәрби операция зонасына киткән. 60 яшьтә булуына карамастан, ир-ат инде күптән, аның үзенең сүзләре буенча, якташларына Туган илне якларга ярдәм итү өчен махсус хәрби операциягә китәргә планлаштырган. Әмма Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүгә ул күптән түгел генә ирешә алган, хәрби операция зонасына 16 августта киткән.
«Октябрьдә миңа 60 яшь тула. Мин инде күптәннән махсус хәрби операция зонасына барырга теләк белдерәм. Менә, үз дигәнемә ирештем. Мин Россиядә яшим. Аның язмышына ничек битараф кала алам ди? Шул сәбәпле барам да. Акча да артык булмас», - дип сөйләде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Хәмзәнең туганнары аның контракт төзүенә каршы килмәгән. Мин сүзләрем һәм гамәлләрем өчен үзем җавап бирергә сәләтле, ә якыннарыма аларны кабул итәргә генә кала, дип билгеләп үтте шул ук вакытта Мусин. Яшь чагында ул армиядә хезмәт иткән, кулында корал тотканы бар.
«Ул бит ир кеше. Ир-атлар якламаса, кем яклар соң туган илне. Исән-сау булсын. Мин үзем Донецкидан. Бөтен туганнарым атыш вакытында һәлак булды. Ә мин исә әти-әниемнең туган ягына кайттым. Алар Балык Бистәсе районыннан иде. Өйләнешкәннән соң киткәннәр. Әти шахтада эшләгән. Гади эшче гаиләдән. Шунда төпләнгәннәр дә. Мин шунда тудым һәм үстем. Анда нинди вәзгыять икәнен яхшы беләм», - диде ул.
Хәмзә Мусин кечкенәдән намаз укый. Бу аңа махсус хәрби операция зонасында да ярдәм итәр, дип өметләнә: «Аллаһ исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп итсен», - ди ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: Гөлсинә Зәкиева, tatar-inform.tatar

Бүлешергә
Комментарии 0