https://tnv.ru
20 Август 2024, 11:39
85
0
Татарстанның "Батыр" дип аталучы 3нче батальоны махсус хәрби операция зонасына китәргә әзерләнә. Контракт төзүчеләр Самара өлкәсендә хәрби осталыкны арттыра. Алар СВО зонасында азат ителгән җирләрдә хезмәт итәчәк.
Егетләр республикадан читтә булса да, даими рәвештә элемтәдә. Татарстанның ярдәмен тоеп торабыз диләр. Рөстәм Миңнеханов карары буенча хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрелде.
Анда иң кирәкле әйберләр тупланган. Батыр егетләр нинди шартларда тәҗрибә туплый - бу хакта Илдар Сафиуллин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Бүлешергә
Комментарии 0