Онлайн трансляция

Свернуть

Томан, яңгыр һәм яшен: Гидрометеорология татарстанлыларны һава шартлары начарлану турында кисәтте

Томан, яңгыр һәм яшен: Гидрометеорология татарстанлыларны һава шартлары начарлану турында кисәтте

https://tnv.ru

20 Август 2024, 16:18

434

0

Томан, яңгыр һәм яшен: Гидрометеорология татарстанлыларны һава шартлары начарлану турында кисәтте
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре якындагы тәүлектә Татарстан Республикасында һава шартларының начараюы турында кисәтү тараттылар.

Ведомство хәбәр иткәнчә, республикага берьюлы берничә метеорологик күренеш - томан, яшен һәм көчле җил якынлаша.

Яшенле яңгырлар бүген кич, шулай ук төнлә дә булырга мөмкин. Татарстан төннән үк томан белән капланачак, аның йогынтысы 21 август иртәсендә дә сакланачак.

Шулай ук бүген кич, киләсе төндә һәм иртәгә көндез республикада 15-18 м/с тизлектәге көчле җил хакимлек итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров