Онлайн трансляция

Свернуть

Республика көнендә нинди чаралар узачак?

Республика көнендә нинди чаралар узачак?

https://tnv.ru

20 Август 2024, 16:45

218

0

Республика көнендә нинди чаралар узачак?
Республика көненә кадәр 10 көн вакыт кала. Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә һәм барлык иминлек таләпләренә туры китереп уздырырга кушты.

Шулай ук район башлыклары, мәдәният минстрлыгы һәм башка ведомство вәкилләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм СВО ветераннарына аерым игътибар бирергә кирәк диде.

Республика көнендә Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин катнашачагы билгеле. Ул ике ел элек хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен алтын йолдыз медале белән бүләкләнгән иде.

Бәйрәм көненең иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе - башкаладагы яңа Елмай балалар паркын ачу. Биредә төрле мастер-класслар һәм нәниләр өчен төрле күргәзмәләр эшләр дип көтелә.

Паркның ачылыш тантанасында Республика Рәисе  катнашырга җыена. Әлеге ял итү урыны шәһәр халкы өчен зур бүләк булачак диләр. 

Көндезге сәгать 11дә Камал театры каршында Республика көненең иң халыкчан бәйрәме - "Уйнагыз, гармуннар" фестивале башлана. Быел ул Татарстан һәм башка төбәкләрдән иң танылган меңләгән гармунчыны җыя. Артситлар Камал театрыннан алып Бауман ураы аша Казан Кремленә кадәр гармун көйләре яңгыратып узачак.

Республика көнендә Казан гаилә үзәге тирәсе дә гөрләп торачак. Биредә Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 45 пар гаилә корырга җыена. Көндезге сәгать 1дә шушында ук мотофестиваль башланып китә. Иң колачлы чараларны һәм бәйрәм концертын безнең канал турыдан-туры трансляциядә күрсәтәчәк. Мондагы сәхнәдә җырчы Дима Билан һәм Братья гримм рок төркеме чыгышлары көтелә. Шушы ук урыннан кичке сәгать 10да бәйрәм салютын карарга мөмкин. Ул Республика көне чараларына күркәм нокта куяр дип көтелә.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров