https://tnv.ru
21 Август 2024, 14:27
Татарстанның Нурлат районында Гаилә елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен этнопикник оештырылды. Чара җирле Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә Нурлат шәһәренең Сахароваров микрорайоны скверында узды. Балалар халык уеннарында катнашты, милли киемнәр киде, биеде, тәм-том һәм җиләк-җимеш белән сыйланды, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Хәзерге вакытта Нурлат районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 200дән артык гаиләсе яши. Алар өчен күп кенә мәйданчыкларда мәдәни-ял чаралары үткәрелә. Халыклар дуслыгы йортында хәрбиләрнең хатыннарын һәм балаларын аена бер тапкыр кунакка чакырырга ниятлиләр.
«Без мондый чараларда еш булабыз. Алар безгә шунысы белән ошый – биредә ярдәм итәргә атлыгып торалар, мин улым белән ялгыз калмавымны аңлыйм. Бу безгә көч бирә. Без биредә һәркем үз героен көтүче зур бер гаилә кебек», - диде акция кунакларының берсе Азалия Галина (аның ире ике ай элек РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән).
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: tatar-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0