Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара районында СВО зонасында һәлак булган Рәшит Хәнгәрәев белән хушлаштылар

Кукмара районында СВО зонасында һәлак булган Рәшит Хәнгәрәев белән хушлаштылар

https://tnv.ru

21 Август 2024, 16:17

2132

0

Кукмара районында СВО зонасында һәлак булган Рәшит Хәнгәрәев белән хушлаштылар
Татарстанның Кукмара районы Битләнгер авылында СВО зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган Рәшит Хәнгәрәевны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Хәрби белән хушлашырга туганнары, дуслары, авылдашлары җыелды. Матәмдә Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов катнашты.

СВО барышында хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен РФ Президенты Владимир Путин указы белән Рәшит Хәнгәрәев, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Матәм чарасында һәлак булучының кече абыйсы катнашты, ул да СВО зонасында хезмәт итә.

Фото: kukmor-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров