Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда җылы булырмы? 28 августка һава торышы билгеле

Иртәгә Татарстанда җылы булырмы? 28 августка һава торышы билгеле

https://tnv.ru

27 Август 2024, 12:23

Иртәгә, 28 августта, Татарстанда аз болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән - томан. Җил тизлеге 4-9 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +11..+16 градуска җитәчәк дип саный. Көндез +24..+29 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +14..+16 градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +27..+29 градус көтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар