https://tnv.ru
27 Август 2024, 15:06
2001
0
Татарстанда 11 яшьлек бала шаурма белән агуланып үлгән. Ризыкны ул төшке аш вакытында ашаган, дип хәбәр итә ТНВның «Татарстан хәбәрләре» хәбәрчеләре.
Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, бу узган ялларда «Нур» кафесында булган. Озак та үтми аның хәле начарлана. Районнан көчле токсикологик шок белән укучыны Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар.
Табиблар берничә көн аның тормышы өчен көрәшәләр, ләкин баланы коткарып кала алмыйлар. Хәзер судмедэкспертиза үткәрелә, үлем сәбәбе ачыклана. Бала агуланган дип шикләнгән кафе хәзергә ябык.
Роспотребнадзор инспекторлары эпидемиологик тикшерү башлады һәм күп кенә хокук бозуларны ачыклады. Бинада ашамлыкларны саклау һәм әзерләү шартлары, хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләре үтәлмәгән.
«Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0