Онлайн трансляция

Свернуть

Әти-әниләргә Белем көнендә эштән ничек ял алып булуы турында сөйләделәр

Әти-әниләргә Белем көнендә эштән ничек ял алып булуы турында сөйләделәр

https://tnv.ru

27 Август 2024, 16:48

608

0

Әти-әниләргә Белем көнендә эштән ничек ял алып булуы турында сөйләделәр
Быел Татарстанда Белем көне бәйрәме дүшәмбе, 2 сентябрь, булу сәбәпле, күп кенә ата-аналарга эштән сорарга кирәк булачак. Superjob юристы Александр Южалин ялны ничек алып булуы турында сөйләде.

Башта җитәкчелектән компаниядә Белем көнендә ял бирү мөмкинлеге бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынырга кирәк. Южалин сүзләренчә, күп кенә компанияләрдә мондый күренеш киң таралган.

Иң гади ысул - бер көнгә «үз хисабыңа» ял алу. Яки еллык ялны шушы көнгә туры китерү.

Моннан тыш, өстәмә ялны кан доноры булып алырга мөмкин. Юрист тагын бер ысулны атады - эш көнендә ял алу өчен, алдан килешеп, ял көнендә эшләргә мөмкин.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар