Онлайн трансляция

Свернуть

Суыта: Иртәгә Татарстанда +11 градус фаразлана

Суыта: Иртәгә Татарстанда +11 градус фаразлана

https://tnv.ru

28 Август 2024, 13:27

754

0

Суыта: Иртәгә Татарстанда +11 градус фаразлана
Татарстанның Гидрометеорология үзәге белгечләре Республикада алдагы ял көннәрендә һава торышы турында мәгълүмат бирде. 29 август, Республика көне алдыннан, Татарстанда суыта, әмма явым-төшем әле көтелми.

Төнлә һәм иртә белән томан булу мөмкинлеге бар. Төньяк, төньяк-көнбатыштан җил 4-9 м/с, көндез 14 м/с га кадәр җил.

Киләсе төндә Татарстанда һава температурасы +11...+16 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлыйлар (Казанда +14 ...+16 градус). Көн дәвамында һава +22 ...+27 градуска кадәр җылыныр (Татарстан Республикасы башкаласында +24 ...+ 26 градуска кадәр).

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров