https://tnv.ru
08 Сентябрь 2024, 20:40
162
0
“ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында “Гаилә белән сайлыйбыз!” телемарафоны тәмамланды. Ул 7:00 сәгатьтә сайлау участоклары башланып, 20:30 сәгатькә кадәр, алар ябылганчы дәвам итте.
Сайлаучылар өчен участокларда ташламалы бәяләрдән ярминкә оештырылды, кич белән Казанда зур концерт булды, ә махсус беләзек көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген бирде.
ТНВның зур студиясендә 200 тирәсе кунак булды. Күпчелеге Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләр. Марафон барышында 12 iPhone һәм супер-приз – Lada Vesta автомобиле уйнаттык.
Студия бүген үзенчәлекле итеп бизәлгән. Биредә Татарстан гаиләләренең фотосурәтләре дә, кунаклар бүләк итеп алыр килгән сыйлар белән өстәл дә, кунаклар белән аралашу өчен зур зона да, балалар мәйданчыгы да бар.
Әлеге марафон эфирга дистәләгән хезмәткәр – режиссерлар, операторлар, корреспондентлар, редакторлар һәм башкалар ярдәмендә чыкты. 13 сәгать дәвамында сәгать саен алып баручылар – Зөфәр Дәүләтшин һәм Луиза Закиров, Идел Кыямов һәм Светлана Звонарева алышынып торды. Аларга ШАЯН ТВның нәни дуслары да булышты.
“Болгар радиосы” студиясендә йолдызлы артистлар кунак булдылар. Алар да эфирга кушылып үзләренең гаилә традицияләре, сайлаулары турында сөйләделәр. Тамашачыларны үзләренең хит җырлары белән куандырып тордылар.
Телемарафон "Казан" гаилә үзәгеннән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруында "Мин яратам сине Татарстан" җыры һәм студиядә Лада Веста машинасы җиңүчесен ачыклау белән тәмамланды. Әлеге зур бүләккә Лилия Зәйнуллина ия булды.

Бүлешергә
Комментарии 0