Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларны томан төшү турында кисәттеләр

Татарстанлыларны томан төшү турында кисәттеләр

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2024, 17:12

304

0

10 сентябрьдә төнлә-иртән Татарстан территориясендә, Казанны да кертеп, урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә кисәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, томан вакытында күз күреме начарлана, транспорт хәрәкәте кыенлаша, юл-транспорт һәлакәте ихтималы арта. Җәяүлеләр шулай ук юлларны кичкәндә игътибарлы булырга тиеш;

Автомобильчеләргә хәрәкәт тизлеген киметергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр. Томанны юлдан читтә һәм куркынычсыз урында көтү отышлырак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар