Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

https://tnv.ru

10 Сентябрь 2024, 17:23

81

0

11 сентябрьдә төнлә-иртән Татарстан территориясендә, Казанны да кертеп, урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә кисәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, томан вакытында күз күреме начарлана, транспорт хәрәкәте кыенлаша, юл-транспорт һәлакәте ихтималы арта. Җәяүлеләр шулай ук юлларны кичкәндә игътибарлы булырга тиеш;

Автомобильчеләргә хәрәкәт тизлеген киметергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр. Томанны юлдан читтә һәм куркынычсыз урында көтү отышлырак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар