Онлайн трансляция

Свернуть

12 сентябрьгә һава торышы билгеле: җылы көннәр бетеп килә?

12 сентябрьгә һава торышы билгеле: җылы көннәр бетеп килә?

https://tnv.ru

11 Сентябрь 2024, 13:40

Иртәгә, 12 сентябрьдә, Татарстанда сизелерлек явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы көн көтелә. Төнлә һәм иртән - томан. Җил тизлеге 4-9 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +10..+15 градуска җитәчәк дип саный. Көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +13..+15 градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +26..+28 градус көтелә.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар