Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ махсус корреспонденты Зөфәр Дәүләтшин "Алтын мөнбәр"нең махсус номинациясендә җиңү яулады

ТНВ махсус корреспонденты Зөфәр Дәүләтшин "Алтын мөнбәр"нең махсус номинациясендә җиңү яулады

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2024, 15:26

359

0

ТНВ махсус корреспонденты Зөфәр Дәүләтшин "Алтын мөнбәр"нең махсус номинациясендә җиңү яулады
Камал театры сәхнәсендә  20нче «Алтын мөнбәр» - Халыкара кинофестиваленең ябылу тантанасы үтте. Бер атна дәвамында кино белгечләре һәм актерлар Татарстан халкын һәм килгән кунакларны өр-яңа картиналар белән сөендерде. 
 
Җиңүчеләр арасында безнең коллегабыз, ТНВ махсус корреспонденты Зөфәр Дәүләтшин да бар. Жюри аңа «Война и мир. Новые территории» номинациясендә махсус приз бирде.

Конкурс программасына 27 илдән 50 фильм кертелгән иде. Тамашачыга Казахстан, Үзбәкстан, Иран, Төркия, һиндыстан, Кытай, Мисырда төшерелгән кинокартиналар тәкъдим ителде.

Республика Рәисенең махсус бүләгенә Зөлфәт Хәким әсәре буенча төшерелгән "Телсез күке" фильмы белән режиссер Татарстананн Рәүф Кубаев лаек булды. Иң яхшы кыска метражлы фильм номинациясендә Россиядән Рафаэль Мукаев, анимацион картина номинациясендә Ираннан Рамак Амин, иң яхшы милли фильм номинациясендә Татарстаннан Гөлназ Галимуллина, документаль фильм номинациясендә Cенегалдан Муса Туре җиңүче дип табылды.

Гран-прины "Легенды вечных снегов" фильмы белән режиссер Алексей Романов отты.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров