https://tnv.ru
17 Сентябрь 2024, 12:34
Татарстанда бер ай дигәндә, өченче шәхси пансионатны яптылар. Бу юлы - Биектау районы прокуратурасы Каймар авылындагы йортка игътибарын юнәлтә. Бәлки тикшермәсләр дә иде, әмма әлеге шәхси йортта тәрбияләнүче бер әби үлеп киткән.
Шул рәвешле, монда картларны тотулары ачыклана. Алар алты кеше булган. Шуларның 4се - ятып кына тора торган әби-бабайлар. Тикшерә башлагач, йортта янгын куркынычсызлыгы һәм санитар таләпләрнең үтәлмәве билгеле була. Ә безнең иҗат төркеме бу өлкәдә бизнесның актив эшләвен, әмма контрольдә тотылмавын ачыклады. Рания Абдрахманова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0