Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мәктәп укучысы метро поезды астында калып үлгән

Казанда мәктәп укучысы метро поезды астында калып үлгән

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2024, 11:30

1103

0

Казанда мәктәп укучысы метро поезды астында калып үлгән
Бүген Казанның «Җиңү Проспекты» метро станциясендә мәктәп укучысы поезд астына егылган. Алган җәрәхәтләрдән кыз урында ук үлгән, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань» басмасы.

Мәгълүматлар буенча, һәлак булганга якынча 15 яшь. Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Интернетта станциядән видеолар да пәйда булды.

"Җиңү Проспекты» һәм "Имәнлек" метро станцияләре техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылган. Электропоездлар «Горки» метро станциясе аша борыла. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез",-диелә Метроэлектротранс МУП матбугат хезмәте хәбәрендә. Башка рәсми комментарийлар әлегә юк.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанда «Җиңү Проспекты» метро станциясендә поезд астында мәктәп укучысы түгел, ә 38 яшьлек нечкә гәүдәле хатын-кыз һәлак булган. Хатын-кыз нечкә гәүдәле булган, шаһитлар, куркуга калып, ялгыш мәгълүмат җиткергәннәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров