Онлайн трансляция

Свернуть

Яшен, көчле җил һәм суыклар: Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә

Яшен, көчле җил һәм суыклар: Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2024, 13:25

1316

0

Яшен, көчле җил һәм суыклар: Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә
Иртәгә, 19 сентябрьдә, Татарстанда аяз күк йөзен кыска вакытлы яңгырлар, яшен каплаячак. Җил тизлеге 15-18 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +8..+13 градуска, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +2..+7 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +19..+24 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +11..+13 градуска җитәчәк. Түбән урыннарда бу күрсәткеч +8..+10 градус та булырган мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә +21..+23 градус көтелә.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров