Онлайн трансляция

Свернуть

Җәйнең 117нче көне: Татарстан тарихында мондый җылы көз 4 тапкыр гына теркәлгән булган

Җәйнең 117нче көне: Татарстан тарихында мондый җылы көз 4 тапкыр гына теркәлгән булган

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2024, 15:47

КФУ доценты Тимур Әүһәдиев белдергәнчә, бүген Татарстанда җәйнең 117 нче көне. Метеоролог искә төшергәнчә, уртача тәүлек температурасы 15 градустан артып киткән чорны җәй дип саныйлар.

Әүһәдиев сүзләренчә, уртача алганда мондый көннәр саны - 92 . "Бу айның беренче ике атнасында температура 18,5 градус булды. Бу шактый сирәк күренеш. Соңгы тапкыр мондый хәл 15 ел элек күзәтелгән иде", - дип хәбәр итте КФУ доценты.

«Метеокүзәтүләр тарихында көзнең аномаль эссе башлануы нибары дүрт тапкыр теркәлгән", - дип аңлатты Тимур Әүһәдиев.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар