Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры Татарстанда кайчан кар төшәчәге турында сөйләде

КФУ профессоры Татарстанда кайчан кар төшәчәге турында сөйләде

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2024, 12:05

1096

0

КФУ профессоры Татарстанда кайчан кар төшәчәге турында сөйләде
КФУ профессоры Юрий Переведенцев "Татар-информ"га биргән интервьюсында, Татарстанда салкыннар дүшәмбе, 23 сентябрьдә үк башланачагын белдерде.

Переведенцев сүзләренчә, салкыннардан соң яңадан антициклон көтелә һәм әбиләр чуагы башланырга мөмкин. Галим шулай ук безнең якларда кайчан беренче кар явуын искә төшерде.

Әйтик, төрле елларда Татарстанда беренче кар төрле вакытта яуган. Сентябрьдә яуган очраклар да күзәтелгән, әмма якын көннәрдә мондый хәл фаразланмый.

Переведенцев искәрткәнчә, безнең якларда тотрыклы кар капламы гадәттә ноябрьнең икенче яртысында ята. Республика буенча бу даталар үзгәреп тора.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров