Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ялларга булачак һава торышы билгеле: Көз тәрәз шакый?

Татарстанда ялларга булачак һава торышы билгеле: Көз тәрәз шакый?

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2024, 12:04

1821

0

Татарстан Гидрометүзәге белгечләре ял көннәрендә һава торышы турында мәгълүмат бирделәр. Фаразлар буенча, көз үз көчен күрсәтә башлаячак.

Аерым алганда, синоптиклар 21 сентябрьгә бераз яңгыр һәм көнбатыш җилнең 14 м/с ка кадәр көчәюен фаразлый. Төнге сәгатьләрдә ТР буенча +7..+12 градуска кадәр суытачак (Казанда +10..+12 градус). Көндез +15..+20 градустан югары булмаячак (республика башкаласында +18..+20 градус).

22 сентябрьгә каршы төндә үк Татарстанда +6..+11 градуска кадәр суытачак (Татарстан башкаласында +8..+10 градус). Көндез +11дән +16 градуска кадәр (Казанда +12..+14 градус) булыр дип фаразлана.

Дүшәмбедән инде -1..-3 градуска кадәр суытачак дип фаразлыйлар. Тулырак мәгълүматны безнең язмада укый аласыз.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар