Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан урманнарында янгын куркынычы сентябрь ахырына кадәр саклана

Татарстан урманнарында янгын куркынычы сентябрь ахырына кадәр саклана

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2024, 16:36

Татарстан территориясендәге урманнарда янгын куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Ведомство мәгълүматы буенча, 21-30 сентябрь көннәрендә Татарстанның күпчелек территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.

"Аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә (5 класс)", - диелә ведомство хәбәрендә.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар