Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар Татарстандагы җылы көннәрне әбиләр чуагы дип санамый! Кайчан булачак соң?

Синоптиклар Татарстандагы җылы көннәрне әбиләр чуагы дип санамый! Кайчан булачак соң?

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2024, 11:51

2110

0

Синоптиклар Татарстандагы җылы көннәрне әбиләр чуагы дип санамый! Кайчан булачак соң?
Хәзер дөньяда климатның үзгәрүе күзәтелә. Шуңа сентябрь ахырында да температура плюс 20 градуска кадәр күтәрелгән көннәр бар. Төнлә җиргә кырау төшсә дә, җылы әле тагын киләчәк, ди синоптикалар.

Татарстанның гидрометеорология бүлеге җитәкчесе Феликс Гоголь: "Хәзер Татарстанда җәйнең дәвам итүе күзәтелә. Аны әле әбиләр чуагы дип әйтеп булмый. Ул - октябрьдә - салкыннарны җылы көннәр алыштыргач башланыр, дип фаразлыйбыз. Бу - бездә сирәк күзәтелә".

Нәтиҗәдә, быел да йортларга җылыны соңрак бирәчәкләр. Бу соңгы елларда гадәткә кереп бара торган күренеш.



Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров