Онлайн трансляция

Свернуть

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чараларын искә төшерде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чараларын искә төшерде

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2024, 17:22

457

0

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чараларын искә төшерде
Метеорологлар фаразлавынча, җомга көнне Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында -1 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин. Шулай ук урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр (Казанда 15 метрга кадәр) көчле җил көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре көчле җил вакытында түбәндәгеләрне киңәш итә:

Подъездда яки бинада яшеренергә;

Йорт диварлары, реклама такталары, төзелеп бетмәгән биналар янында, җәмәгать транспорты тукталышларында, агачлар астында качмаска;

Өзелгән электр үткәргечләргә, тирбәлеп торган вывескалар һ.б. янына якын килмәскә;

Черегән һәм карт, ялгыз үскән агачлардан ераграк торырга.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров