https://tnv.ru
01 Октябрь 2024, 10:30
242
0
Безнең редакциягә Казанның Нагорный бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Икенче ел монда Водоканал суүткәргечләрне төзекләндерә, диләр. Юлны казып, торбаларны алыштырдылар, ә участокны тәртипкә китермәделәр, дип зарлана алар.
Ике урамда дистәгә якын чокыр бар һәм участокларны әйләндереп алган коймалар тора. Алар машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә комачаулый. Аеруча әти-әниләр мәктәпкә йөрүче балалары өчен борчыла. Эшләрне тәмамлауны сорап, бистә халкы берничә тапкыр Водоканалга мөрәҗәгать иткән.
Район прокуратурасына да гариза язганнар. Нагорный бистәсендә бүген Алия Сабирова булып кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0