Онлайн трансляция

Свернуть

Яраланып кайткан офицер протез белән кабат махсус операциягә китәргә җыена

Яраланып кайткан офицер протез белән кабат махсус операциягә китәргә җыена

https://tnv.ru

04 Октябрь 2024, 17:11

1460

0

Яраланып кайткан офицер протез белән кабат махсус операциягә китәргә җыена

Кама Аланында яшәүче хәрби офицер кабат махсус операция зонасына китәргә карар кылган. Яраланганнан соң тернәкләнеп һәм аягындагы протезга күнегеп, Дед позывнойлы хәрби үзенең сугышчан юлын дәвам итәргә әзер, дип яза "Татар-информ".

Дмитрий, бераз аксый-аксый, хәзер үзе хезмәт итә торган Түбән Кама военкоматына бара. Агымдагы елның гыйнварыннан ул контракт хезмәтенә кандидатлар белән эшли: аларга хәер-фатиха һәм консультацияләр бирә. Ветеран буларак, ул сугышчыларга нәрсә әйтергә кирәген белә.

Дмитрийга яралану сәбәпле кабинетта эшләргә туры килә. 2023 елның җәендә хәрби бурыч үтәгәндә ул мина өстенә баскан. Табибларга аның аягының бер өлешен ампутацияләргә туры килгән, дәвалау ярты ел вакыт алган. Дмитрийга протез куйганнар, аңа күнегү җиңел генә бирелми. Аңа каратэ буенча тренировкалар, туганнарның һәм якыннарның терәк булуы ярдәм итә.

«Авыррак булды, психологик һәм рухи яктан аягымның бер өлеше булмауга үземне җайлау өчен күбрәк йөрергә тырыштым. Үзем дә бик яхшы аңлыйм: күбрәк йөргән саен, аякта тизрәк һәм ышанычлырак йөри алачакмын», – дип сөйли хәрби.

Июль ахырында Дмитрий өйләнгән, әмма бу да аны хәрби иптәшләре янына кире кайтудан туктатып калмаган. Хатыны да, әти-әнисе дә аның бу карарын аңлап кабул иткән.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: Надежда Баһаветдинова тәкъдиме, tatar-inform.tatar


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров