Онлайн трансляция

Свернуть

Ноябрьдә татарстанлыларның өстәмә ял көннәре булачак

Ноябрьдә татарстанлыларның өстәмә ял көннәре булачак

https://tnv.ru

21 Октябрь 2024, 16:37

Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре искә төшерә.

Аерым алганда, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел бәйрәм дүшәмбегә туры килә.

Моннан тыш, Татарстанда 6 ноябрь чәршәмбе ял көне булачак. Республика Конституция билгели.

Моның алдыннан Татарстан халкын алты көнлек эш атнасы көтә (28 октябрь - 2 ноябрь). 2 ноябрь һәм 5 ноябрь көннәрендә эш көннәре бер сәгатькә кыскара.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар