Онлайн трансляция

Свернуть

ООН Генераль секретаре Антониу Гутерриш: Россиядә күргәннәрнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел

ООН Генераль секретаре Антониу Гутерриш: Россиядә күргәннәрнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел

https://tnv.ru

25 Октябрь 2024, 16:49

110

0

Владимир Путинның БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашуы кичә кич ябык форматта үтте. БМО офисы мәгълүматларына караганда, Кара диңгездә суднолар йөреше, Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, һәм халыкара финанс системасы турында сөйләшкәннәр. БРИКС саммитында катнашу өчен Антонио Гутеррриш Казанга чәршәмбе иртүк килде. Ул БРИКСның киңәйтелгән форматындагы утырышларында катнаша, очрашулар үткәрә.

Антониу Гутерришның Татарстанга визиты саммит тәмамлангач та дәвам итә. Бүген аны Туган авылым комлексында каршы алдылар. Генераль секретарь һәм БМО делегациясе әгъзалары Фәрит Мөхәммәтшин белән эшлекле иртәнге ашта катнашты. Татарстан кунаклар күңелендә яхшы тәэсирләр генә калдырган. Антонио Гуттерришның безнең республикага беренче килүе.

Татарстанның казаныш һәм уңышларын Антониу Гутерриш «алтын өчпочмак» кагыйдәсе белән бәйләп аңлата. "Минем Россиягә беренче килүем Советлар Союзына 1975 елда, 50 ел элек булды. Бу еллар эчендә Мин сезнең илнең күп кенә төбәкләрендә булдым, әмма Россиядә күргәннәрнең берсе дә Татарстан белән чагыштырырлык түгел», - диде ул.



Фото: gossov.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар