https://tnv.ru
30 Октябрь 2024, 15:02
1488
0
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре һава шартларының җитди начарлануы турында кисәттеләр.
Ведомство хәбәр иткәнчә, 31 октябрьгә каршы төндә һәм көндез ТР территориясендә, Казанны да кертеп, көчле көньяк җиле көтелә, ул секундына 16-21 метрга җитәчәк.
Моннан тыш, төнлә республикага томан төшәчәк, шулай ук төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.
Көндез Татарстанда көчле яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, күрү мөмкинлеге бер-ике километрга кадәр начарлана, кыска вакытка 1 000 метрдан да кимрәк.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0