https://tnv.ru
30 Октябрь 2024, 14:26
45
0
Урынбасарлар җитәкче урынына калганда үзләренә - тиеш булмаган премияне яза, туганнарын законсыз рәвештә эшкә урнаштыралар, бүлеп бирелгән акчаның бер өлешен генә оешма эшчәнлегендә кулланып, калган зур сумманы үзләштерәләр.
Журналистларга - Татарстанда ришвәтчелек белән бәйле җитди хокук бозу очракларын ачып салдылар. Алар Республиканың ике министрлыгы - социаль яклау белән транспортныкына кагыла. Берсендә - күрсәтелмәгән хезмәт турында хисап биргәннәр, икенчесендә - асфальт җәйгәндә ком яисә ташны кирәгенчә салмаганнар. Татарстанның ришвәтячелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тагын нинди очракларны ачыклый? Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0