Онлайн трансляция

Свернуть

Ноябрь башында Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Ноябрь башында Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

https://tnv.ru

31 Октябрь 2024, 17:05

1028

0

Ноябрь башында Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Татарстан Гидрометүзәге белгечләре көзнең соңгы ае башына фаразлар белән уртаклаштылар, аның нигезендә республиканы сизелерлек һәм кискен үзгәрешләр көтә.

Аерым алганда, 1-2 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. Җил тизлеге 15-21 м/с саклаячак.

Төнлә минималь температура -3..+2 градус, 1 ноябрьдә көндез +3 градус, ә 2 ноябрьдә +1..+6 градус булачак. Юлларда бозлавык ихтимал.

3 ноябрьдә республикада шулай ук җепшек кар һәм кар булачак, көчле җил секундына 15-20 метр тизлектә сакланачак. Төнлә температура -1..-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1..-2 градус булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 4-5 ноябрьдә Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм кар фаразлана.

Төнлә температура -1..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез шулай ук 0 дән -4 градуска кадәр суык булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров