https://tnv.ru
01 Ноябрь 2024, 10:56
18
0
Татарстанда ел башыннан юл-транспорт һәлакәтләре кими, әмма аларда үлүчеләрнең саны арта. Тугыз айда 2 мең 320 авариядә - 220 кешенең гомере өзелгән. Бу сан буенча без Идел буе төбәкләре арасында өченче урында торабыз. Республика юлларындагы вәзгыять турында бүген юл йөрү иминлеге Комиссиясе утырышында сөйләштеләр. Һәр икенче авария М7 трассасында килеп чыга.
Күпчелек кеше машиналар бәрелешкәндә үлә, йә автомобиль астына эләгә. 7 районда авария күрсәткечләренең барысы да арткан. Ә Аксубай белән Тукай районнары - гомумән, үлүчеләр саны буенча лидер. Теманы Рүзәл Шәрипов дәвам итәр.

Бүлешергә
Комментарии 0