https://tnv.ru
12 Ноябрь 2024, 10:56
2412
0
Кичә Казан янындагы Богородское авылында Жанна Хөсәенованы соңгы юлга озаттылар. 48 яшьлек хатынның үлеме, Самосыр бистәсендә килеп чыккан фаҗига бөтен Татарстанны тетрәндерде.
Беренчел мәгълүмат буенча, аны этләр талап үтерә. Әмма моны әле Тикшерү комитеты расларга тиеш. Казан яны бистәләрендә яшәүчеләрнең күпчелеге фикеренчә, алар шикләнми. Сукбай этләр өерләре белән йөри, диләр.
Бу вакыйгада сораулар гаять күп. Ни өчен Жанна 112 хезмәтенә чыга алган, әмма аңа ярдәм итүче табылмый? Этләргә зарланып, халык элек тә мөрәҗәгать иткән. Ни өчен нәтиҗәсе булмый? Вакыйга урыныннан - Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0