Онлайн трансляция

Свернуть

Метеоролог Казанга чын кышның кайчан киләчәген атады

Метеоролог Казанга чын кышның кайчан киләчәген атады

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2024, 15:26

947

0

Метеоролог Казанга чын кышның кайчан киләчәген атады
Татарстанда һәм Казанда алтынчы ай рәттән аномаль җылы температуралар күзәтелә. Климат үлчәмнәре буенча 20 ноябрьләрдә инде тотрыклы кар капламы формалашырга тиеш булган, ләкин бу әле ким дигәндә якындагы атнада булмаячак. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткән.

«Хәзерге вакытта нормада -4 градус, ә 22 ноябрьдән климат буенча -5 градус аша күчү булырга һәм тотрыклы кар капламы формалашырга тиеш. Әмма быел мондый күренеш булмаячак, чөнки атна буе җылы температура саклана. Көндез +4..+5 градус, төнлә температура шулай ук плюс тамгалы», - диде ул.

Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, кыш безгә Төньяк Атлантика тәэсир итүдән, «җылы циклоннарын һәм атмосфера фронтларын җибәрүдән туктагач» киләчәк.

Шуңа күрә быел кар капламы ноябрь азагында яки декабрьдә генә тулысынча ятарга мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров