Онлайн трансляция

Свернуть

Игътибар! Татарстан Гидрометеорология үзәге халыкны кисәтте

Игътибар! Татарстан Гидрометеорология үзәге халыкны кисәтте

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2024, 15:40

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре Татарстан Республикасында һава шартларының начараюы турында кисәтү чыгардылар.

Ведомство хәбәр иткәнчә, 28 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә, Казанны да кертеп, урыны белән күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр кими, томан, шулай ук бозлавык көтелә.

Синоптиклар иртәнге сәгатьләрдә томан температура режимының кискен үзгәрүе аркасында барлыкка килә дип кисәтә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында төнлә -13 градуска кадәр суытырга мөмкин.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар