https://tnv.ru
22 Декабрь 2024, 10:34
Хәзерге минутларда ТНВ каналында 12 сәгатьлек "Яңа ел белән, гаилә!" телемарафоны дәвам итә. Телемарафон барышында Татарстанда Гаилә елына йомгак ясала.
Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонга килгән Галиуллиннарның музыкаль гаиләсе тапшыруда гаилә серләре белән уртаклашты. Уллары Сәет әле күптән түгел генә "Голос.Дети" тапшыруы финалисты булган иде.
«Минем әнием бик талантлы җырчы, әтием батыр егет», диде Сәет Галиуллин студиядә. Гаилә башлыгы Айрат Галиуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли һәм улларын да үзе белән эшләргә өйрәтә.
Сәетнең әнисе, «Батыр егетләр» ансамбле җитәкчесе Эльвира Сәлахова үз гаиләсе өчен әти-әнисе гаиләсен үрнәк итеп алуын әйтә. Гаиләнең нигезе, аны ныгытып торучы көчнең ярату булуын ассызыклый.
Сәет, абыйсы Әмир һәм әниләре Эльвира Сәлахова студиядә тамашачыга җыр бүләк итте.

Бүлешергә
Комментарии 0