Онлайн трансляция

Свернуть

Путин һәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын ачтылар

Путин һәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын ачтылар

https://tnv.ru

22 Декабрь 2024, 16:54

153

0

Путин һәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын ачтылар
Бүген Россиядә берничә яңа юл ачылышы булды. Татарстан да читтә түгел иде - Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Чулман елгасы аша салынган күпердән урап узу юлын ачтылар.

Тантанада видео элемтә аша Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер Марат Хөснуллин да катнашты. 

"Владимир Владимирович, юлларда хәрәкәтне ачарга рөхсәт итегез", - диде Хөснуллин. "Рөхсәт итәм", - дип җавап бирде Путин. 

Түбән Каманы һәм Чаллыны урап узу юлына 81 километр озынлыкта дүрт полосалы югары тизлекле юл, ун күпер, алты транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге юл киселешләре кергән. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга мондый зур проектны тормышка ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. "Киләчәктә дә шулай алга таба хәрәкәт итәрбез дип өметләнәм", – диде ул.


Видео: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров