Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ телемарафоны кунаклары Хәбибрахмановлар гаиләсе: Безнең гаилә бәхете – балаларда

ТНВ телемарафоны кунаклары Хәбибрахмановлар гаиләсе: Безнең гаилә бәхете – балаларда

https://tnv.ru

22 Декабрь 2024, 18:04

276

0

Казанда яшәүче Хәбибрахмановлар гаиләсе өч бала: Наил, Җәмил, Алсуны тәрбияләп үстерәләр. "Яңа ел белән, гаилә!" телемарафоны барышында алар гаилә нигезендә бәхет һәм балалар торуы турында сөйләделәр. 

Хәбибрахмановлар гаиләсе бик иҗади: балаларының барысы да уен коралларында уйный, җырлый һәм актерлык осталыгына өйрәнә. Иҗади гаилә музыкаль бүләк тә әзерләп килгән: алар бергәләшеп "Ай, былбылым" җырын башкардылар.

"Безнең гаилә бәхете – балаларда. Балалар – гаиләнең нуры, безнең киләчәгебез, җимешләребез һәм Аллаһы Тәгалә биргән бүләкләребез.Тормыш булгач, төрлесе була: шатлыгын да, кайгысын да кичерәсең. Һәрвакыт бер-береңне аңлап, күңелеңдә нәрсә икәнен сизеп яшәсәң, һәрбер авырлыкны җиңеп чыгарга була", - ди алар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар