Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда "Яңа ел белән, гаилә!" дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон тәмамланды

ТНВда "Яңа ел белән, гаилә!" дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон тәмамланды

https://tnv.ru

22 Декабрь 2024, 21:00

178

0

ТНВда "Яңа ел белән, гаилә!" дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон тәмамланды
Россиядә Гаилә елы да ахырына якынлаша. Бүген аңа матур нәтиҗәне “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналында ясадылар.

Иртәнге 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр “Яңа ел белән, гаилә!” дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон булды. 50дән артык Татарстанның ватанпәрвәр, музыкаль, спорт һәм актив гаиләләре кунакка килде һәм үзләренең гаиләләре турында сөйләде. 

“Болгар радиосы” студиясе дә гадәттәгедән аерылып торды. Бирегә кунакка татар эстрадасы артистлары һәм аларның гаиләләре килде һәм 12 туры кушылу оештырылды.



Тамашачылар өчен ТНВның өч пар алып баручылары: Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Идел Кыямов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов, Алия Хәйретдинова һәм Иван Остроумов, шулай ук “ШАЯН ТВ”ның нәни алып баручылары алышынып эшләде.



Чираттагы кунакларыбыз эфирга әзерләнгән вакытта “Гаилә учагы” тапшыруы күрсәтелде. Алып баручы Фәридә Төхвәтуллина да гаиләсе белән туры эфирга булды һәм тату гаилә серләре белән бүлеште.



Туры эфир барышында "Народный Дед Мороз Татарстана!" бәйгесенә йомгак ясалды. Күңелгә якын Кыш Бабайны "ТНВ Татарча" ВКонтакте төркемендә 5 800 кеше сайлады, 818 кеше комментарий калдырды. Сайлаулар нәтиҗәсендә, Актаныш районының иң танылган Кыш Бабае Робсон Мусин җиңүче итеп танылды.

Мусин Робсон Мирзаәхмәт улы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул - халык театрының үзенчәлекле, истә калырлык образлар тудыручы, талантлы артисты. Актанышның 55 ел дәвамында алыштыргысыз Кыш бабае.



Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова тамашачыларыбызга рәсми мәгълүматлар җиткерде.

Эльвира Әхмәтова алып баручыларның статистикага кагылышлы сорауларына да җавап бирде. Быел гаилә коручы егетләр өчен актив яшь 25-29 булган, барлык өйләнешүчеләрнең 28 проценты шушы яшькә туры килә. Уртача алганда, кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга. Кияүгә чыгучы кызларның 36 процентының яше шундый.

"ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда 22 235 өйләнү очрагы теркәлде. Шуларның 15 меңнән артыгы никахы теркәлүне тантаналы итеп үткәрде. 11 ай эчендә 32 359 бала дөньяга килде. Шуның 15 465е – кыз бала, бу 48 процентны тәшкил итә", дип санап үтте Эльвира Әхмәтова.



“Һәм әлбәттә, без бүген гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чараларының системалы нигездә булуын күрәбез. Татарстан Республикасында Рәис Рөстәм Миңнеханов карары белән күпбалалы гаиләләргә ярдәм керемнәрне, милекне исәпкә алмыйча бирелә. Бу күпбалалы гаиләләргә булышу өчен, чыннан да, җитди демографик чаралар”, - Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры диде Эльмира Зарипова.

Татарстанда 55 меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә, һәр бишенче бала күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. 12 ел элек мондый гаиләләр нибары 24 мең булган.



Телемарафон кунакларына Гаилә елы чараларында актив катнашкан өчен сертификат, кечкенә балаларга татлы күчтәнәч тапшырылды.

Шундый матур елның нәтиҗәсе буларак - ТНВ студиясендә берьюлы 4 пар үз никахларын рәсмиләштерде. Алар - Байлар Сабасыннан Миләүшә Гатауллина һәм Илмир Сабирҗанов, Әлмәттән Ләйлә Сипатова һәм Рөстәм Тимергалин, Түбән Камадан Ксения Минеева һәм Тимур Уденазаров, Казаннан Рузия Сингатуллина һәм Радик Абдрахманов.

Телемарафон Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның марафонга җибәрелгән мөрәҗәгатен уку белән тәмамлады. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров